Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә КамАЗ җиңел автомобиль белән бәрелешкән

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Хендай» автомобиле пассажиры хастаханәгә озатыла.

16 сентябрьдә 14.30 сәгатьтә Совет урамындагы 85 нче йорт каршында юл-транспорт һәлакәте булган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, 60 яшьлек  КамАЗ йөртүче Совет-Таһиров урамнары киселешенә светофорның сары сигналына чыккан һәм «Хендай Акцент» автомобиле белән бәрелешкән. Бәрелүдән чит ил машинасы янәшәдә туктап торган «Киа Рио» автомобиленә зыян китерә.

Авария нәтиҗәсендә «Хендай»ның балигъ булмаган пассажиры җәрәхәтләнә һәм хастаханәгә озатыла.

 

Фото:Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса