Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә автобусларны күпләп тикшерәләр

Аларны транспорт күп йөргән урыннарда үткәрәләр.

Әлмәт автоинспекторлары автобусларны тикшерә.  Мондый рейдлар даими. 

 Инспекторларны медицина тикшерүе, техник карау, машина йөртү таныклыгы һәм иминиятләштерү турында таныклык булу кызыксындыра.

"Автобус пассажирларының иминлеген тәэмин итүдә мөһим роль автоматлаштырылган системаларга бирелә. Тахограф машина йөртүчеләрнең тизлеген, йөгерешен, эш һәм ял режимын билгеләүче махсус җайланма. Диагностик карта булу техник тикшерүнең вакытында узганын күрсәтә, ә бу пассажирларның иминлеге гарантиясе", — дип аңлатма бирде Әлмәт районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы урынбасары Андрей Лиманский.

Ә  алар һәрвакытта да булмый. Ел башыннан Әлмәт юлларында автобус йөртүчеләр гаебе белән бер зыян күрүче белән бер юл-транспорт һәлакәте булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса