Әлмәттә «Трактор» профилактик чарасы уза
10-20 август көннәрендә республиканың бөтен территориясендә «Трактор» профилактик чарасы үткәрелә.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, 2023 елның 10-20 август көннәрендә республиканың бөтен территориясендә «Трактор» профилактик чарасы үткәрелә.
Трактор йөртүчеләр һәм башка үзйөрешле механизмнар юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау һәм булдырмау, шулай ук юл хәрәкәте куркынычсызлыгына йогынты ясый торган тупас бозулар фактларын кисәтү максатларында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре профилактика чаралары комплексын көчәйтәчәк.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлегенең ЮХИДИ идарәсе
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа