Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт автоинспекторлары балалар бакчасында ата-аналар белән очрашты

Бу елның 3 аенда Әлмәт районы буенча юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырдылар.

46 нчы номерлы "Золушка" балалар бакчасында юл-транспорт травматизмы темасына багышланган ата-аналар җыелышы узды.

Район башкарма комитетының хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек идарәсе баш белгече Юнысова Фирая Фирдәвес кызы ата-аналарны 2023 елның 3 аенда Әлмәт районы буенча юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырды, юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре  турында сөйләде.

Ата-аналарны балалар белән урамнарда һәм юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләре буенча даими рәвештә аңлату әңгәмәләре үткәрергә, аларны һәр көн үтәргә һәм теләсә нинди юл ситуациясендә уңай үрнәк булырга кирәклеге турында искә төшерергә чакырдылар.

Шулай ук караңгыда балаларга да, өлкәннәргә дә яктылык кайтаручы элементлар йөртергә киңәш иттеләр.

Җыелыш ахырында барлык ата-аналарга  юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тематик белешмәләр тапшырылды.


Җыелыштан соң булачак беренче сыйныф укучылары - әзерлек төркемнәре балалары белән тәүлекнең караңгы вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү һәм яктылык кайтаручы элементлар кирәклеге турында профилактик әңгәмә үткәрделәр. Һәр балага фликерлар бүләк ителде.
 

 

Фото: Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлегенең ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса