Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

«Тоннель» рейды нәтиҗәсендә 23 әлмәтлегә штраф салынган

Хокук бозучылар арасында машина йөртүчеләр дә, пассажирлар да бар.

Бүген, 8 ноябрьдә, Казан-Оренбург трассасында Әлмәт районында «Тоннель» рейды узды. Ул куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозуны ачыклауга юнәлтелгән иде. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.

Бер сәгать ярым эчендә инспекторлар 70 машинаны тикшереп, 23 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган. 15 машина йөртүче һәм 2 пассажир куркынычсызлык каешын эләктермәгән өчен, 2 йөртүче тонировка өчен, тагын 2се вакытында штраф түләмәгән өчен штраф алган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса