Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәттә «Тоннель» вакытында автоинспекторлар 13 хокук бозу очрагын ачыклады

50 автомобиль тикшерелде.

7 июльдә 6.30 сәгатьтән 08.00 сәгатькә кадәр Әлмәт районында Казан-Оренбург трассасының 281 нче чакрымында ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ юл-патруль хезмәте инспекторларының 3 ротасы юл-патруль хезмәте экипажлары тарафыннан «Тоннель» махсус операциясе үткәрелде. 50 автомобиль тикшерелде, дип хәбәр итә җирле ЮХИДИ бүлеге.

Аерым игътибар тонировкалы пыялалы  автомобиль белән идарә итүче машина йөртүчеләрнең хокук бозуларын ачыклауга юнәлтелде.

Махсус чара барышында инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 13 очрагын ачыклады. Тугыз шоферны тонировка өчен, икесен куркынычсызлык каешын эләктермәгән, берсен документлары булмаган һәм берсен аек булмаган хәлдә идарә иткән өчен штрафка тартканнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса