Әлмәттә ялган машина йөртү таныклыгы сатып алган өчен ир-атны хөкем иттеләр
Җинаять һәм җәза

Әлмәттә ялган машина йөртү таныклыгы сатып алган өчен ир-атны хөкем иттеләр

Ир-ат машина йөртергә укымаган.

Әлмәттә ир-ат ялган машина йөртү таныклыгы өчен ярты ел иреген чикләгәннәр. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итте. Гаепләнүче беркайчан да автомәктәптә укымаган булса да, машинада йөрү өчен ялган таныклык сатып алган. Ул «документларга» башка республикадан заказ бирде. Ялган документлар өчен ир-ат 70 000 сум түләгән.

Ялган хокукларны ул саклаган, йөрткән һәм Россия буенча сәфәрләр өчен файдаланган. Шул исәптән аларны Әлмәткә алып кайта, киләчәктә дә әлеге документ белән йөрергә планлаштыра. «Казан — Оренбург» трассасында тикшерү вакытында ир-ат аңлы рәвештә юл-патруль хезмәте инспекторына ялган документны күрсәткән. Шул вакытта таныклыкны алалар да.

  • Утырышта гаепләнүче тулысынча гаебен таныды һәм машина йөртү күнекмәләренең җитәрлек булуын аңлатты, ләкин ул рәсми белем алмаган. Суд ир-атны гаепле дип таныды һәм 6 ай иреген чикләү билгеләде. Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.