Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында 2022 ел башыннан бирле җәяүлеләр катнашында 17 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән

Аварияләрдә бер кеше һәлак булган һәм 16 кеше имгәнгән.

Агымдагы елның 5 аенда Әлмәттә һәм Әлмәт районында җәяүлеләр катнашында 17 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган һәм 16 кеше тән җәрәхәте алган, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге.

«Җәяүлеләрне бәрдерүнең күпчелеге тәүлекнең караңгы вакытында туры килә, күпчелек очракта бу киемдә яктылык кайтаручы элементлары булмаган җәяүлеләр. Бу хәлләр машина йөртүчеләр гаебе белән генә түгел, җәяүлеләрнең үзләренең гаебе белән дә килеп чыга», – дип билгеләп үттеләр ЮХИДИ бүлегендә.


Җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре-юлны машина  билгеләнмәгән урында чыгу, якын килүче транспорт чарасы алдына кинәт килеп чыгу, җәяүлеләр өчен юл аркылы чыгу урыннарына өстенлек бирмәү.

 

 

 

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса