Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт районында «Җәяүле» оператив-профилактик чарасы бара

Чара җәяүлеләрне бәрдерүгә бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик эшне көчәйтү максатларында үткәрелә.

13 июньнән 22 июньгә кадәр Әлмәт һәм Әлмәт районы территориясендә «Җәяүле» оператив-профилактик чарасы үткәрелә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.


Дәүләт автоинспекциясе җәяүлеләрне юл йөрү өлеше бары тик җәяүлеләр кичүе зонасында һәм светофорның рөхсәт итү сигналына гына чыгарга чакыра. Машиналар йөрү өлешен чыкканчы, юл аркылы чыгу куркынычсызлыгына инанырга кирәк. Тәүлекнең кичке вакытында һәм начар күрү шартларында яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга кирәк, балаларның киемнәрендә яктылык кайтаручы элементларны куллануга аерым игътибар бирергә кирәк.

Машина йөртүчеләргә ишегалды территорияләренә кергәндә һәм җәяүлеләр кичүенә якынлашканда аеруча игътибарлы булырга, тизлекне киметергә һәм җәяүлеләрне үткәрергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса