Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт ЮХИДИ хезмәткәрләре автоледига ярдәм иткән

Полиция сержанты Булат Мортазин һәм старшина Радик Корбанов юл читендә авария сигнализациясе кушылган җиңел автомобильне күреп алалар.

Машина янында аның хуҗасы да басып торган була.


Ул автомобиленең карда батып калуын һәм мөстәкыйль рәвештә чыга алмаячагын аңлаткан.


Автоинспекторлар проблемага битараф калмаганнар, юл читеннән узып баручы машинаны туктатып, трос һәм көрәк ярдәмендә автомобильне юлга чыгарганнар.

 
Күптән түгел генә Әлмәт ЮХИДИ хезмәткәрләренең автоледига ярдәм иткәне турында хәбәр иткән идек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса