Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Әлмәт автоинспекторлары машина йөртүче хатын-кызга ярдәм иткән

Әлмәт-Урсал юлының 2 нче чакрымында патрульлек иткән вакытта ЮХИДИ хезмәткәрләре карда батып калган автомобильне күргәннәр.

Руль артында хатын-кыз булуы ачыкланган. Машина белән идарә итә алмый, юл читенә чыга һәм карда батып кала.


Автоинспекторлар узып баручы внедорожникны туктаткан, аның ярдәмендә машинаны юлга тартып чыгарганнар. Автоледи хезмәткәрләргә рәхмәт әйтеп, юлын дәвам иткән.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт районы буенча юл-патруль хезмәте инспекторлары өлкән лейтенант Денис Овчинниковка һәм полиция сержанты Илсур Хәйбрахмановка рәхмәт белдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса