Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Укытучы гына түгел, кул эшләре остасы да

Хезмәтеңне яратып башкару һәм канәгать булып яшәү һәркемгә дә бирелмәгән. Андый бәхетле кешеләр бу тормышта сирәк очрый. Иске Михайловка мәктәбе укытучысы Рамил Марсиль улы Гайфетдинов нәкъ менә шундый бәхетлеләрнең берсе.

«Һөнәремне белеп сайладым. Мәктәпне, эшемне, укучыларымны, коллективыбызны бик яратам, барысын да хөрмәт итәм. Шулай булмаса, утыз елдан артык бер урында эшләп булмас иде», - ди үзе турында хезмәт, заманча итеп әйтсәк, технология фәне укытучысы, агач эше остасы.

Иске Михайловка урта мәктәбе авыл мәк-тәпләре арасында иң алдынгыларның берсе икәнен билгеләп узмый мөмкин түгел. Мәктәп - авыл тормы-шының йөрәге ул, дип тә өстәргә була монда. Һәм иң куанычлысы - ремонттан соң Ирекледәге белем йорты тагын да матурланып, төзекләнеп киткән. Әлбәттә, би-наның шундый булуында иң беренче чиратта аның директоры Надил Кәрам улы Мортазинның өлеше чиксез зур. ТРның атказанган укытучысы, «Иң яхшы директор» гранты иясе һәм инде илле елга якын хезмәт стажы булган Надил Кәрам улының ни дәрәҗәдә тырыш, булдыклы, төгәл һәм таләпчән булуы турында районда белмәгән кеше юктыр, мөгаен.

Шунысы да бар, мондый абруйлы шәхес кул астында хезмәт кую биредә эшләүче һәрбер укытучыдан, һәрбер хезмәткәрдән дә югары дәрәҗәдәге белем һәм осталык таләп итә. Ә директор үзе, киресенчә, укытучыларын мактый, аларга рәхмәт сүзләре яудыра.

агач эшләнмә

- Рамил Гайфетдинов - ул безнең мәктәбебез горурлыгы. Ул бит балаларны агачтан, металлдан әйберләр ясарга гына өйрәтми,  алар-ның киләчәген кайгыртып, һөнәри осталык бирә. Аның укучылары республикада гына түгел, Россия күләмендә дә приз-лы урыннарга лаек булып, мәктәбебез данын күтәрәләр. 2014 елда республиканың 80 мәктәбе катнашында узган «Мин - оста!» бәй-гесендә укучыбыз, Рамил Гайфетдиновның шәкерте Руслан Мөхәмәтгәрәев беренче урынга лаек булды. Нәтиҗәдә мәктәбебез 500 000 сумлык сертификатка ия булды. Әлеге акчаларга хезмәт бүлмәсенә агач, металл белән эшләү станоклары, төрле җиһазлар, проекторлар сатып алдык, - диде Надил Мортазин. Чыннан да, Ирекледәге Иске Михайловка урта мәктәбенең хезмәт кабинеты заманча җиһазландырылган. Биредә агачтан да, металлдан да тормыш-көнкүреш өчен ки-рәк-яракларны гына түгел, катлаулы эшләнмәләрне дә башкарып чыгу мөмкинлеге бар. Мотоблокны һәм эретеп ябыштыру аппаратын да кулланалар. Агач савыт-саба, сыерчык оялары, көрәктән башлап сырлап-бизәкләп ясалган чүмечләргә, көянтә-чиләкләргә, чигү станокларына кадәр - барысы да шул тиклем зур осталык белән, күз явын алырлык итеп ясалган.

- Әтием Ирекленең балта остасы иде, бәлки шуннан килгәндер инде агач белән эшләүгә хирыслык. Кулыннан килмәгән эше юк иде инде аның - тегермәнче дә, электрик та булды. Мин үзем Иске Михайловка мәктәбендә белем алдым, 9-10 нчы сыйныфларны көн дә Җәлилгә йөреп укыдым. Мәктәпне бетергәч армия сафларында Хабаровск краенда хезмәт иттем. Хезмәт итеп кайткач Әлмәт шәһәре мәгълүмат-хисаплау үзәгендә (АГИВЦ) эшләп алдым әле. 1988 елда мине мәктәпкә эшкә чакырдылар. 1995 елда читтән торып Алабуга дәүләт педагогия институтының техник факультетын да тәмамладым. Тормыш иптәшем Светлана да укытучы, балаларга химия, биология фәннәреннән белем бирә, шулай бергә эшлибез. Ул әле миннән дә дүрт елга иртәрәк килгән иде бу мәктәпкә эшләргә. Светлана белән өч малай үстердек, бүген инде оныкларыбыз бишәү. Бүгенге көндә балаларга технология белән беррәттән ТИН (ОБЖ) һәм башлангыч сыйныфларда физик культура фәннәрен укытам. Хәзерге вакытта Иске Михайловкадагы филиал белән бергә алганда мәктәптә йөзләгән бала белем ала. Быел 11 нче сыйныфны 4 бала, ә 9 нчы сыйныфны 5 бала тәмамлый. 11 нче сыйныфның бер укучысы медальгә бара.

агач эшләре

Технология фәне нигезләрен малайлар да, кызлар да бертигез дәрәҗәдә өйрәнә. Шулай бергәләп бакча эш-ләреннән тотынабыз, алга таба агач эшкәртүгә кере-шәбез, укучыларны робототехника нигезләренә кадәр төшендерәбез. Чималга килгәндә, Әлмәт урман хуҗалыгы һәм үзебезнең авыл фермеры Сирень Фәттахов бик нык ярдәм итәләр. Урман хуҗалыгы белән гомумән тыгыз элемтәдә торабыз. Мәктәп урман хуҗалыгы да оештырдык, үзара шулай ярдәмләшеп эшлибез. Мәктәптә капремонтлардан соң калган такта-агачларны да ташламыйбыз, барысын да эшкә җигәбез. Имән, каен, зирек, нарат, юкә агачларын кулланабыз. Укучылар арасында шактый талантлы кул эшләре осталары бар: Артем Мелконян, Ильяс Сибгатуллин, Руслан Мөхәмәтгәрәев, Азат Хәсәнов, Алексей Миндияров һәм тагын бер-ничә егет республика олимпиадаларында катнашып урыннар яуладылар. Мәктәп җитәкчелеге укучыларны мондый ярышларда катнаштыру өчен мөмкинлекләр тудырып тора, бу уңайдан эш югары дәрәҗәдә куелган. Укучылар түгәрәкләргә дә бик теләп йөри, шунысы куандыра, - ди Рамил Гайфетдинов.

 

Чыннан да, кулыннан эш килгән кешене кем яратмасын да, кем генә хөрмәт итмәсен ди. Бөтен кешенең дә кулыннан килә торган эш түгел бит. Шулай да  район мәктәпләрендә Иске Михайловкадагы кебек остаханәләр калмады инде дияргә була. Элегрәк Новоникольск, Акташ, Габдрахман мәктәп остаханәләре күрше-тирә мәктәпләргә үрнәк булып тора иде бит югыйсә.

- Фәннәрдән белем бирү белән беррәттән балаларны кече яшьтән үк хезмәт белән тәрбияләргә, аларны һөнәрле итәргә тырышабыз. Совет чоры тәрбиясен бүген күпләр сагынып искә ала торгандыр. Яшерен-батырын түгел, мәктәп директоры әлеге юнәлешкә зур әһәмият бирә. Бала-чага урамда тузан туздырып, трай тибеп йөргәнче агачтан эшләнмәләр ясап, бакчада җиләк-җимеш, яшелчә үстерсә күпкә яхшырак бит. Киләчәктә үз тормышларын корып җибәрергә бик уңай була бит андыйларга, - ди технология укытучысы.

- Әле менә яңа уку елыннан сызым дәресләрен кертмәкче булалар мәктәп-ләргә. Бәлки булыр да. Шулай була калса, Рамилгә сызым дәресләре дә алып барырга туры киләчәк әле. Анысын да югары дәрәҗәдә башкарачагына бер шигем юк, - дип елмаеп өстәп куйды мәктәп директоры Надил Мортазин. Әлбәттә, булдырачак.

Чын педагог, оста куллы шәхес Рамил Гайфетдиновка һәм гомумән Иске Михайловка мәктәбе коллективына яңадан-яңа уңышлар һәм үзләре кебек үк белемле, уңган-булган, тәрбияле балалар теләргә генә кала. Шушындый мәктәп һәм шушындый актив кешеләр булганда авыл яши генә түгел, гөрләп яши әле.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса