Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Синең кешеләрең, Әлмәт!

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котладылар

“Сугыш хатын-кыз өчен түгел” (“У войны не женское лицо”) проекты кысаларында “Мәрхәмәт” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ветераннар советы вәкиле һәм социаль бүлек хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарының хатын-кызлары һәм тыл хезмәтчәннәренең өйләренә барып хәлләрен белештеләр.

2 февральдә Әлмәт шәһәр Советы депутаты, поликлиника мөдире Тамара Черемисина тыл хезмәтчәннәре Дилбәр Ахсановада, С.Нуриевада, А. Сафиуллинада, шулай ук Сталинград сугышында катнашкан Д. Швецта кунакта булды.⠀


5 февральдә Дилбәр Габделхак кызына 91 яшь тула. Ул 1930 елда ТАССРда туа.
1955 елда Казан медицина институтын тәмамлагач, аны Әлмәткә җибәрәләр һәм “Әлмәтнефть” медсанчастенең участок табиб-педиатры вазифасына кабул итәләр, ә 1963 елда балалар хастаханәсе ачылгач, шунда участок табибы итеп күчерәләр, анда 1989 елга кадәр эшли.


Шул ук елдан бирле ул мәктәпкәчә балалар учреждениеләре педиатры булып эшләгән.

Аңа 1970 елда “Татарстан АССРның атказанган табибы” дигән мактаулы исем бирелгән.


Дилбәр Габделхак кызы, шәхси китапханәсендәге китапларга теләкләрен язып, балалар поликлиникасына бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса