Колшәрипкә мобиль  флюорография кабинеты килә
Сәламәтлек

Колшәрипкә мобиль флюорография кабинеты килә

Тикшерүне ОМС полисы буенча бушлай узарга мөмкин.

Колшәрип авылында 9-11 сентябрьдә мобиль флюорография эшләячәк. Теләгән һәркем үпкәләрен бушлай тикшерә алачак. Бу хакта үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мобиль флюрография Тукай урамындагы 50а йортына киләчәк һәм 08:30 -13:30 сәгатьтә эшләячәк. Тикшерү «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проекты кысаларында ОМС полисы буенча бушлай уздырыла.

Флюорография-туберкулезны яки үпкәләр белән проблемаларны вакытында ачыклауның иң гади ысулы. Сорауларыгыз булса, детальләрне 8(8553) 34-76-61 яки 8(960) 077-26-30 телефоннары буенча ачыкларга мөмкин.