Катнашучыларны 3, 10 һәм 21,1 километрга йөгерү көтә.
12 сентябрьдә Әлмәттә 11 нче ярыммарафон узачак. Катнашучыларны 3, 10 һәм 21,1 километрга йөгерү көтә. Катнашуга теркәлү 8 сентябрьдә 23:59 сәгатькә кадәр яки буш урыннар беткәнче ачык.
Катнашу өчен онлайн яки урында (урыннар булганда) теркәлү узарга, сәламәтлек торышы турында белешмә алып килергә һәм старт номерын алырга кирәк.
11 нче сентябрь: · 17:00 — 20:00 – Спорт күргәзмәсенең эш вакыты, теркәлгән катнашучыларга старт пакетлары бирү, буш урыннар булганда яңа катнашучыларны теркәү.
12 сентябрь:
· 07:00-чишенү бүлмәләре һәм саклау камералары эшли башлый; · 07: 00-08:00 – 10 км һәм 21.1 км катнашучыларга старт пакетлары бирү; · 07:00 — 12:00 – 3 км катнашучыларга старт пакетлары бирү; · 07:00 — 13:00 – балалар йөгерешендә катнашучыларга старт пакетлары бирү; · 08:50-10 км, 21.1 км катнашучылар өчен старт туплагычын ачу; · 09:00 – старт 10 км һәм 21.1 км;· 10:15-10 км дистанциядә абсолют беренчелектә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү;

· 10:30-10 км дистанциядә финишны ябу; · 12: 00-21.1 км дистанциядә финишны ябу, 21.1 км дистанциядә яшь категорияләрендә җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү; · 12:20 – 3 км катнашучылар өчен старт туплагычын ачу; · 12: 30 – старт 3 км; · 13:00-финишны ябу 3 км; · 13:20-балалар йөгерешенә старт, 300 метр( 3-6 яшь); · 13: 30 – балалар йөгерешенә старт, 600 метр (7 — 10 яшь).