Әлмәт кешесен күл буендагы законсыз койманы сүтәргә мәҗбүр иткәннәр
Экология

Әлмәт кешесен күл буендагы законсыз койманы сүтәргә мәҗбүр иткәннәр

Тәртип бозучы конструкцияне сүтә башлаган.

Әлмәттә экологлар таләбе буенча Таһиров урамындагы күл буендагы койманы сүтәләр. ТР экология министрлыгы инспекторлары ачыклаганча, судан өч метр ераклыктагы койма халыкка сулыкка ирекле керү юлын яба. Бу су кодексын бозу булып тора.

  • Участок хуҗасына штраф язылды һәм хокук бозуны бетерү турында рәсми таләп бирелде. Тәртип бозучы конструкцияне сүтәргә керешкән инде.