Яңа ел каникулларында әлмәтлеләр сәламәтлекләрен тикшерә алачак
4 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр әлмәтлеләрнең «Мобиль поликлиника» мобиль медицина комплексында бушлай диспансеризация узу мөмкинлеге булачак.
Комплекс Нефтьчеләр урамындагы каратэ йорты янында урнашачак. Диспансеризация кысаларында белгечләр флюорография һәм маммографияне дә кертеп, өлкәннәрне тикшерәчәкләр. Теркәлү һәм яшәү урынына карамастан, теләгән һәркем сәламәтлеген тикшерә һәм хроник авырулар куркынычы турында мәгълүмат ала ала.
Комплексның эш вакыты: 4 гыйнвардан 8 гыйнварга кадәр 08:00 – 18:00 сәгатьләрдә.
Үзегез белән паспорт, ОМС полисы, СНИЛС алырга онытмагыз. Кан анализын тапшырыр өчен ач карынга килергә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа