Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк

Уку елы – автомобиль өчен салкын сезон кебек, тиешле «техник караудан» башка бала сәламәтлеге өчен куркыныч.

Якындагы 9 айда сезнең балага уку өчен күп кенә физик һәм рухи көч сарыф итәргә туры киләчәк. Аның өлгереше һәм хәтта кәефе дә сентябрь аенда мәктәпкә нинди физик күрсәткечләре белән килүенә турыдан-туры бәйле. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, безнең балаларның берничә «зәгыйфь зонасы» бар. Аларны беренче сыйныфка керер алдыннан гына түгел, ә һәр уку елы башланыр алдыннан тикшерү зыян итми.

Күзләр

Мәктәпкә керер алдыннан медицина картасын ясаганда сез, әлбәттә, баланың күзләрен тикшердегез. Тик менә беренче сыйныф артта калды, ә 9 ай дәвамындагы киеренке уку барышында уку эшчәнлегенең яңа төрләрен үзләштерүдә бала гына түгел, аның күзләре дә эшләде. Шуңа күрә яңа уку елы алдыннан тикшерү узу зыян итмәячәк. Статистика буенча, балаларның күрү сәләте беренче тапкыр нәкъ башлангыч мәктәптә начарлана башлый. Даими тикшерүләр бу проблемаларны вакытында төзәтергә ярдәм итә. Чөнки уку вакытында күзгә йөкләнеш берничә тапкыр арта.

Теш

Теш авыртканда башка нәрсә турында уйлап булмый. Балаларның сөт тешләре дә сызларга мөмкин. Ә сөт тешләренең бер күңелсез үзенчәлеге бар: аларның бозылуыннан пульпитка кадәр (ягъни теш куышлыгының ялкынсынуы) – бер адым. Сөт тешләре пульпитлары еш теркәлә. Шуңа күрә сезнең балагыз тешләрендәге уңайсызлыктан зарланмаса да, уку елы башланганчы аларның торышын тикшертегез һәм сөт тешләре кариесын дәвалагыз.

Гемоглобин

Моңа ышану кыен, тик, статистика буенча, анемия – мәктәп балаларының күз авыруларыннан соң икенче популяр соматик авыруы. Кандагы гемоглобинның хроник җитешсезлеге аруга, гел йокы килеп торуга, игътибарлылыкның кимүенә китерә. Болар барысы да баланың өлгерешенә дә, гомуми иминлегенә дә йогынты ясый.

Җәй дәвамында бала ял итеп, тулысынча сәламәтлеген торгыза ала дип уйлау дөрес түгел. Хроник анемия мәкерле. Бала бер атна укыганнан соң өй эшен әзерләгәндә нилектән йоклый икән дип аптырамас өчен, яңа уку елына аяк басканда гемоглобинын тикшертегез.

Буй-сын

Балаларда гәүдә торышының матурлыгы бозылу калку җилкәлелектә, арка түгәрәкләнеп яки яссыланып торуда күренә. Буй-сындагы җитешсезлекләр баланың тиз аруы, гомуми кәефсезләнүе белән бергә бара. Шул ук вакытта, статистика буенча, күпчелек олы яшьтәге кешеләрдә умыртка сөяге, ягъни сколиоз проблемасы мәктәп яшендә туа. Бу гаҗәп тә түгел.

Бер урында физиологик булмаган позада озак утыру умырткалык баганасында, бигрәк тә күкрәк өлешендә, төзәтеп булмаслык кәкрәюләргә үсеш бирә. Нык кәкрәюләр баланың хәрәкәте чикләнүгә, үсүе акрынаюга китерә һәм күп әгъзаларның, системаларның эшләү ритмында чагыла. Кызларда, кагыйдә буларак, сколиоз ешрак теркәлә. Кәкрәйгән умырткалыкны төзәтү бик авырлардан санала.

Авыруны дәвалауга караганда кисәтү җиңелрәк. Исегездә тотыгыз, баланың сәламәтлеге, нигездә, ата-ана игътибарына бәйле.

 

Резедә Шәмсуллина әзерләде

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса