Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Россия Югары суды табиб юлламасыннан башка УЗИ үткәрүне тыйды

Суд дәүләт клиникасында табиб УЗИ үтәргә киңәш иткән пациент хатын-кызның шикаятен карады.

Россия Югары суды табиб юлламасыннан башка гына УЗИ үткәрүне тыйды. Судның рәсми сайтында шул хакта мәгълүмат чыккан.

Суд дәүләт клиникасында табиб УЗИ үтәргә киңәш иткән пациент хатын-кызның шикаятен карады. Әмма шәхси клиника ультратавышлы диагностика үткәрүдән баш тарткан, чөнки аның юлламасы булмаган.

Хатын-кыз раславынча, табибтан УЗИ үтәргә юллама алу турындагы таләп аның хокукларын чикли. Моннан тыш, шикаять бирүче билгеләп үткәнчә, закондагы процедура үткәрү урынын күрсәтү таләбе көндәшлекне чикләү булып тора.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы бу уңайдан гамәлдәге закон нормаларын саклау кирәклеге турында белдерде. РФ Югары суды ведомствоның позициясе белән килеште һәм пациент хатын-кызның дәлилләре нигезсез дигән нәтиҗә чыгарды.

«Закондагы нормалар дәвалаучы табиб рөхсәтеннән башка УЗИ үткәрергә мөмкинлек бирми», - диелгән суд карарында.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса