Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

4 әлмәтле табибларга талпан тешләгәннән соң мөрәҗәгать иткән

28 һәм 29 апрельдә шәһәрдә талпанга каршы эшкәртү үткәреләчәк.

Талпан  тешләгәннән соң инде 4 әлмәтле табибларга мөрәҗәгать иткән. 28 һәм 29 апрельдә шәһәрдә талпанга каршы эшкәртү үткәреләчәк. Парклар һәм скверлардан башлаячаклар. Исемлектә беренче булып «Здоровье» һәм «Комсомольский» парклары һәм шарлавыклы буалар газоннары тора.


Эпидемиологлар урманда йөрүдән тыелырга һәм инде эшкәртелгән паркларга барырга киңәш итә. Талпаннар ике куркыныч авыру – талпан энцефалиты һәм боррелиозны китереп чыгарырга мөмкин.  Белгечләр эшкәртү вакытында һәм аннан соң берничә көн буе балаларны үләнгә кертмәскә киңәш итә. Узган ел шушы ук вакытта табиблар 7 талпан тешләгән әлмәтле турында хәбәр иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса