Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Эсседән ничек сакланырга?

Кояшның артык нык кыздыруы сәламәтлеккә уңай йогынты ясамый. Хәтта иммун системасын какшатырга мөмкин. Эссегә шәһәр мохитында чыдар өчен берничә киңәш тәкъдим итәбез.

Авто яратучыларга:

Автомобильдә йөрүчеләр кызудан аеруча интегә. Чөнки машина эчендә температура урам һәм фатирга караганда да күбрәк күтәрелә. Иң яхшысы - кояш нурларын үткәрми торган чаршаулар элү. Моны шулай ук присоска белән ян тәрәзәләргә дә куеп була. Эсседә машинаны ешрак юарга кирәк. Чөнки пычрактан кояш нурлары үтми башлый һәм алар машинаны тагын да ныграк кыздыра. Баллон һәм зажигалкаларны салон эчендә калдыру да ярамый.

Фатирда:

Кондиционер булган кешеләргә эссе проблема түгел. Әгәр ул юк икән, тәрәзәләрне төрле пленка, обойлар белән томаларга була. Машиналардагы кояш үткәрми торган пленкалар да эссене эчкә үткәрми. Ятканда, бер генә тәрәзәне ачык калдырасы. Иң күп салкын тиюләр җәй көненә туры килә.

Тәрәзәләргә юеш җәймә элү дә ярдәм итәчәк. Юыну бүлмәсендә сап-салкын су тутырып кую да фатирдагы температураны берничә градуска төшерәчәк. Әгәр башка бүлмәләргә дә бозлы су алып кереп куйсагыз, тагын да яхшы. Һава дымлы торачак. Ул суны ешрак алыштырып торырга кирәк.

Көненә кимендә 10 тапкыр душ коеныгыз. Җилләткеч булса, аның каршына бозлы шешә куярга кирәк. Җил әлеге салкын әйбергә өреп, кондиционер эффектын булдыра.

Эсседә кеше кимендә 3-3,5 литр су эчәргә тиеш. Әмма баллы һәм спиртлы эчемлекләр ярамый.

Эштә, кабинетта:

Һәр ярты сәгать саен салкын су эчү яхшы була. Өстәлгә кечкенә генә аквариум (балык, үсемлекләрсез дә ярый) куегыз. Ул һаваны дымландырып торачак. Бүлмәне салкын су белән бөркегез (гөлләргә сибә торган пульверизатор бик әйбәт булачак). Мөмкинлек булса, иңбашларга салкын яулык куеп торыгыз. Һәр ике сәгать саен биш минут булса да ятып алыгыз.

Җәмәгать транспортында:

Троллейбус, автобусларга эссе вакытта утырырга киңәш ителми. Әгәр инде бу мәслихәт икән, күләгәле урыннарны сайлагыз. Һәр 15 минут су яки куас эчегез. Хәтта теләмәсегез дә моны эшләргә кирәк. Су белән чылатылган яулыкны иңбашларга, биткә куеп бару да эссене яхшы кичерергә ярдәм итәчәк. Җәмәгать транспортында йөрүченең киеме табигый материаллардан булырга, салынып тормаска тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса