Әлмәт шәһәр суды юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен җирле кешене бер елга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү турындагы карарны үз көчендә калдырды.
Ир-ат җәмәгать судьясының карарына каршы килергә тырышып караган, ул авария урыныннан юри китмәвен раслаган. Әмма видеоязма бәрелешүдән соң ул машинаны каравын, ә аннары үз автомобилен башка парковка урынына күчерүен күрсәткән.
Эш материалларын һәм дәлилләрне өйрәнгәннән соң, шәһәр суды карарны гамәлдән чыгару өчен нигез таба алмады. Машина йөртүчене РФ КоАП 12.27 маддәсенең 2 өлеше буенча гаепле дип таптылар.