Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яман чирне алдан ачыклап була: дүрт төп билгесе

Галимнәр яман чирнең беренче билгеләрен ачыклау, шуның нәтиҗәсендә авыру белән иртәрәк көрәш башлау буенча эзләнүләрдән тукталмый.

Америка галимнәре, кеше онкологик авыруны иртә стадиядә үзе дә билгели ала, дигән фикерне алга сөрә.

Иң төп билгеләренең берсе - тән температурасының нормадан югары, 37,0 - 37,5 градус тирәсендә, булуы санала икән. Галимнәр фикеренчә, даими шундый тән температурасы белән йөрүчеләр, әмма бернинди авыру сизмәүчеләр кичекмәстән табибка күренергә тиеш.

Икенче һәм өченче билгесе - сәбәпсез авырлык кимү һәм кирәгеннән нык ару, йокычанлык. Шуңа да үз авырлыгыңа һәм көч запасына карата игътибарны арттыру мөһим диелә.

Дүртенче билге - тамак авырту, карлыгу һәм иреннәрдәге тиз генә төзәлми торган яралар, ди Америка галимнәре.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса