Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елдан машина йөртүчеләр автомобиль аптечкасын үзләре тутыра алачак

Машина йөртүчеләр 1 гыйнвардан автомобиль аптечкасын үзләре комплектлый алачак. Бу турыда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип җиткерә ТАСС.

«2021 елның 1 гыйнварыннан машина йөртүчеләргә әзер автомобиль аптечкаларын сатып алу мәҗбүри түгел. Аларны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгында китерелгән исемлек нигезендә үзләре комплектлый алачак. Шул ук вакытта әлеге датага кадәр җитештерелгән һәм комплектланган аптечкалар аларга кергән медицина эшләнмәләренең яраклылык срогы тәмамланганчы, әмма 2024 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча, сатыла һәм кулланыла ала», - диелә хәбәрдә.


Сәламәтлек саклау министрлыгы аптечканы комплектацияләүгә яңа таләпләрне раслаган иде. Яңа таләпләр нигезендә кечкенә үлчәмдәге бинтлар, стериль бинтлар һәм бактерицид пластырьлар төшереп калдырыла, стериль салфеткалар һәм медицина битлекләре өстәлә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса