Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Туристик кэшбэк" акциясенә Татарстан районнары буенча турлар керәчәк

Татарстанлылар республика һәм Россия шифаханәләрендә ял итә һәм 5% күләмендә кэшбэкны кире кайтара ала.

«Туристик кэшбэк» акциясе буенча сәяхәтчеләр Казанга гына түгел, ә Татарстан районнарына да китә алачаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр итте.

«Татарстанда турлар булачак, алар беренче чиратта Казанда яшәү һәм өлешчә муниципаль районнарда яшәүне үз эченә ала. Бу программа буенча муниципаль районнарга экскурсияләр күбрәк булачак», — дип аңлатты Иванов.

Программаның мәҗбүри шарты - туристларны сыйфатлы урында урнаштыру.

Спикер Дөнья чемпионатына һәм Казанда төрле чараларга актив әзерлек вакытында туристларны урнаштыру урыннары классификацияләнде, дип сөйләде. Хәзер кайбер кечкенә кунакханәләрнең классификация вакыты тәмамланды инде, шуңа да карамастан, кунакханәләрнең һәм хостелларның 90%ы диярлек классификацияләнгән булып кала бирә.

Татарстанга сәфәрләрдән тыш, программа мәйданчыгында "Бөек Идел юлы" төбәкара проекты кысаларында турлар тәкъдим ителәчәк - бу Казан, Йошкар-Ола һәм Чабаксар турлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса