Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нибары 2 көн! Якташыбыз - Саҗидә Сөләйманова өчен тавыш бирик!

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтү алдыннан 100.tatarstan.ru сайтында Татарстанны төзүгә, үстерүгә зур өлеш керткән, аны таныткан һәм хәзер дә бу эшчәнлекне дәвам иткән шәхесләр өчен тавыш бирү башланып киткән иде.

Әлмәт районын танылган татар шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова тәкъдим итә.

Саҗидә Сөләйманованың исеме Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә билгеле 

1991 елда шәһәр урамнарының берсе һәм Үзәк китапханә Саҗидә Сөләйманова исемен йөртә башлый. 20 нче мәктәп каршында шагыйрәнең музей-кабинеты эшли. 
Саҗидә Гадеша кызының татар әдәбиятын үстерүгә  керткән зур өлешен исәпкә алып, ТР Министрлар Кабинеты шагыйрәнең истәлеген мәңгеләштерү һәм аның иҗат мирасын саклау буенча чаралар планын раслый. 

Бүгенге көндә Әлмәт шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда шагыйрәнең иҗатына һәм тормышына багышланган экспозиция эшләп килә. 

1997 елда Үзәк китапханә янында аңа һәйкәл куела, шагыйрә йортында мемориаль такта ачыла. 

2006 елда "Татнефть" компаниясе һәм ТР Язучылар берлеге тарафыннан Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия гамәлгә куела. 

Тавыш бирүгә нәтиҗәләр ясау вакыты да килеп җитте . Дүшәмбе, ягъни 2 март көнне аның җиңүчесе игълан ителәчәк. Бү көнне районнарның үз якташы өчен күпме тавыш биргәне ачыкланачак. 

НИБАРЫ 2 КӨН!  Әйдәгез, без дә калышмыйк, якташыбыз - Саҗидә Сөләйманова түбәндәге сылтама буенча  өчен тавыш бирик:
http://100.tatarstan.ru/rus/golosovanie-za-vidayushchihsya-tatarstantsev-4220129.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса