Татар-информ

Чебакса торак массивында халык соравы буенча яңа спорт мәйданчыгы сафка басты

Казанның Совет районында «Газпром межрегионгаз Казан» компаниясе ярдәмендә күп функцияле заманча спорт мәйданчыгы ачылды. Проект җирле халыкның үтенече нигезендә тормышка ашырылган.

Казанның Совет районындагы Чебакса торак массивында яшәүчеләр өчен яңа спорт объекты барлыкка килде. Күп функцияле мәйданчыкны төзү эшләренә җирле халыкның мөрәҗәгате сәбәпче булган, ә проектны гамәлгә ашыруны «Газпром межрегионгаз Казан» ширкәте үз өстенә алган.

  • Яңа объектта футбол һәм баскетбол уйнау, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен махсус зонада шөгыльләнү мөмкинлеге каралган. Төзелеш эшләре барлыгы ике ярым ай гына вакыт алган. 

Мәгълүм булуынча, быел Совет районында нәкъ шундый заманча спорт мәйданчыкларыннан тагын алтысы ачылачак.