Әлмәтле кабат аек булмаган хәлдә машина йөрткән  өчен 200 сәгатьлек эшкә хөкем ителде
Җинаять һәм җәза

Әлмәтле кабат аек булмаган хәлдә машина йөрткән өчен 200 сәгатьлек эшкә хөкем ителде

Элегрәк аны медицина тикшерүеннән баш тарткан өчен штрафка тартканнар инде.

Әлмәт кешесе кабат исерек хәлдә йөргән өчен мәҗбүри эшләргә китәчәк. Ир-ат юл-патруль хезмәте инспекторларына 13 мартта, аның «Лада Приора»сы юл уртасында ватылгач эләгә. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бу беренче очрак түгел икәне ачыклана. Узган ел ахырында аны инде тикшерүдән баш тарткан өчен 45 мең сумга штрафка тартканнар. Җәза вакыты әле тәмамланмаган, шуңа күрә яңа инцидент җинаять эшенә әверелде.

Ир-ат гаебен таныды һәм эшне аерым тәртиптә карауны сорады. Суд аңа 200 сәгать мәҗбүри эш билгеләде һәм ике ел ярымга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итте.