Бигәш урамында вакытлыча бер полоса буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин
Җәмгыять

Бигәш урамында вакытлыча бер полоса буенча гына хәрәкәт итәргә мөмкин

Алдан ук маршрутларны планлаштырырга тәкъдим итәләр.

Бүген Әлмәттә Бигәш урамында юл төзүчеләр тигезләүче асфальт катламы сала башладылар. Ремонт аркасында хәрәкәт чикләнгән: дүрт полоса урынына хәзер бер полоса гына бар. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Бөкеләрдә тормас өчен машина йөртүчеләргә бу участокны урап узу юлларын алдан эзләргә киңәш итәләр. Руль артында һәм вакытлы юл билгеләренә игътибарлы булыгыз.