Балалар үзләренең талантларын, көчләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр.
"Адымнар-Әлмәт" спорт мәктәбе укучылары Түбән Камада балалар лигасының V этабы ярышларында катнаштылар.
11-12 яшьлек яшүсмерләр арасында узган триатлонда Әмир Фәсхетдинов алтын, Камил Борһанов көмеш медаль яулады. Йөзү һәм йөгерүне үз эченә алган акватлонда үз яшь категориясендә Ясминә Гатауллина бронза алды, шулай ук призерлар да күп булды.
- 7-8 яшьлек малайлар арасында беренче урынны Аскар Петухов алды, икенче урында – Станислав Пещеров, өченче урында – Инсаф Җамалетдинов. Шул ук яшьтәге кызлар арасында алтын медальне Дарина Гарифуллина, көмеш медальне Алинә Кузнецова яулады.