Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт кызы - иң чибәре

Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Чувашская красавица Татарстана – 2018» республика бәйгесе үтте.

Моңа кадәр ел дәвамында бөтен республика буйлап сайлап алу турлары һәм кастинглар үткән иде. Нәтиҗәдә республиканың җиде районыннан, шулай ук Казаннан һәм Нурлаттан кызлар гүзәллек һәм талантлар бәйгесе финалында катнашу хокукына ия булды. 13 кыз арасыннан төп призга Әлмәт районы Сиренькино мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Карина Токтамышева лаек булды. Хәзер ул Мәскәүгә «Чувашская красавица» Россия бәйгесендә республика данын якларга барырга җыена. 16 яшьлек Карина мәктәпне тәмамлаганнан соң Казан мәдәният институтына укырга керергә хыяллана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса