Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларга җәйге чорда тимер юл билетларына ташлама булачак

Россия эчке туризмны үстерү максатында быел җәй балаларга тимер юл билетларына ташламалар биреләчәк.

“Россия тимер юллары” холдингы 1 июньнән 31 августка кадәр 10-17 яшьлек пассажирларга Россия эчендәге маршрутларга билетларны 50 процентлы ташлама белән тәкъдим итәчәк, дип хәбәр итә Куйбышев тимер юлының Идел-Кама төбәге матбугат хезмәте. Бу ташламалар купедагы урыннарга һәм тизлекле, югары тизлекле поездларга кагылмый. Шунысын да әйтергә кирәк, “Россия тимер юллары”ның бүлекчәсе булган “Федераль пассажир компаниясе” АҖ 10-17 яшьлек пассажирларга купелы вагоннарга 50 процентлы ташламаларны 25 майдан 1 июньгә һәм 25 августтан 1 сентябрьгә кадәр тәкъдим итә. 5-10 яшьлек балаларга исә ел әйләнәсендә 65 процентлы ташламалар каралган. Ә 5 яшькәчә балалар бушлай йөри.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса