Әлмәттә бер атна эчендә  меңнән артык тапкыр ашыгыч ярдәм чакыру очрагы теркәлгән
Җәмгыять

Әлмәттә бер атна эчендә меңнән артык тапкыр ашыгыч ярдәм чакыру очрагы теркәлгән

Мондый статистиканы үзәк район хастаханәсе матбугат хезмәте игълан итте.

Әлмәттә бер атна эчендә  меңнән артык тапкыр ашыгыч ярдәм чакыру очрагы теркәлгән

Узган атнада Әлмәттә ашыгыч ярдәм бригадалары чакыруларга меңнән артык тапкыр чыккан. Табиблар ял көннәрендә генә 331 кешегә ярдәм күрсәткән.

Кабул итү бүлекләренә 10, 11 октябрьдә төрле шикаятьләр белән 331 кеше мөрәҗәгать иткән, 171 кеше ашыгыч мөрәҗәгать иткән. Стационарга 128 кеше урнаштырылган.