Әлмәтнең өч меңнән артык кешесе күп профильле хастаханәдә репродуктив сәламәтлеген тикшергән
Әлмәт күп профильле хастаханә табиблары ассызыклаганча, даими тикшерүләр сәламәтлекне яхшырак күзәтергә, кимчелекләрне вакытында ачыкларга һәм аңлы рәвештә бала табуны планлаштырырга мөмкинлек бирә.