Әлмәттә соңгы кыңгырау яңгырый.
Әлмәт районы башлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларын соңгы кыңгырау белән котлады
Ул укуларын тәмамлаучы 3,5 меңнән артык укучыга уңышлар теләде. Ул шулай ук укытучыларга һәм ата-аналарга хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Гүзәл Хәбетдинова алда балаларның имтиханнары һәм яңа олы тормыш юлы булачагын билгеләп үтте һәм аларның барлык хыяллары тормышка ашачагына ышаныч белдерде.