Әлмәттә юлның тагын бер участогын яңарттылар
Километр ярым юл яңартылган.
🛣Әлмәттә юлның тагын бер участогын яңарттылар
Әлмәттә Беренче Май урамында юл өслеген капиталь ремонтлау төгәлләнде. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңартылган участок Урсала микрорайонында урнашкан.
Белгечләр иске асфальтны кырып, өслекне тигезләгәннәр, юл кырыйларын төзекләндергәннәр һәм билгеләр ясаганнар. Яңартылган юл кисемтәсенең озынлыгы километр ярымны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia