Чарада 30 студент катнашты.
Әлмәттә велосипедларда экскурсия узды
"Татарстанда җәй" проекты кысаларында Әлмәттә "Яшел адым" экологик фестивале узды.
Югары һәм махсус урта белем бирү уку йортларында укучы 17-25 яшьлек 30 студент фестивальдә катнашты. Студентлар шәһәрне яңа ракурстан күрде.
Велоэкскурсия маршруты Әлмәтнең үзәк урамнары буйлап узды һәм үзенә танылган истәлекле урыннарны, шул исәптән «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының уникаль объектларын да кертте.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте