2024 елга нәтиҗәләрне перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә ясадылар.
Табиблар бер ел эчендә Әлмәт бала тудыру йортында 1986 бала тууы турында сөйләделәр.
Педиатрлар – 191 913, тар белгечләр – 108 780, фельдшерлар-4627 тапкыр кабул итәләр. Балаларга мең ярымнан артык операция ясаганнар.
Бәләкәй әлмәтлеләрдә ОРВИ һәм ветрянка диагнозы еш куелган.