Әлмәттә ярдәмгә мохтаҗларның иминлеген тәэмин итәчәкләр
Аларның йортларында һәм фатирларында янгынга каршы датчиклар урнаштыралар.
Бу эш белән район башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова инициативасы белән оештырылган эшче төркем шөгыльләнә. Анда янгын күзәтчелеге һәм шәһәр газы хезмәткәрләре, территориаль иҗтимагый үзидарә һәм идарәче компанияләр җитәкчеләре катнашты. Җаваплы затлар өлкән яшьтәге ялгыз яшәүчеләр, социаль исәптә торучы гаиләләр һәм күп балалы кешеләр яши торган 140 адресны йөреп чыгачак. Аларга янгын сигнализациясе куячаклар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерәчәкләр. Шулай ук газ җиһазларын да тикшерәчәкләр. Болар барысы да бушка башкарыла. Ярдәмгә мохтаҗ булган күпфатирлы йортларда яисә хосусый секторда яшәүчеләрне беләсез икән, бу хакта идарәче компаниягә хәбәр итегез яки шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айнур Исхаковның кабул итү бүлмәсенә шалтыратыгыз: 8(8553) 39-01-08.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа