Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт дәүләт алкоголь инспекциясе законсыз әйләнештән 500 литрга якын алкоголь алган

Каты спиртлы эчемлек сату инде күптән дәүләт тарафыннан контрольдә тотыла, ә аз алкогольле эчемлекләр җаваплы органнарның күз уңына чагыштырмача күптән түгел генә эләккән.

Ел башыннан дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре законсыз әйләнештән 500 литрга якын алкоголь  алган. Каты спиртлы эчемлек сату инде күптән дәүләт тарафыннан контрольдә тотыла, ә аз алкогольле эчемлекләр җаваплы органнарның күз уңына чагыштырмача күптән түгел генә эләккән.

Сәүдә нокталарын тикшерүләр даими рәвештә үткәрелә, белгечләр әйтүенчә, ешрак хокук бозучылар арасында-шәхси эшмәкәрләр кибетләре.

«Әгәр төргәк ачылмаган икән, без продукцияне экспертизага җибәрмибез», - дип аңлата Миләүшә Михеева, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлеге башлыгы.

Эчемлекләр районның бер кибете киштәләрендә тора.  Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре фикеренчә, сәбәп-документлар рәсмиләштерүдә акчаны янга калдыру теләге. «Нигездә, әлбәттә, аракы. Бу киң таралган продукт. Хәзер сыраны срогы чыккан килеш сата башладылар, аның срогы алай ук зур түгел», - дип аңлатты Миләүшә Михеева.

Балигъ булмаганнарга алкоголь сату, лицензиясез сату  – болар барысы да инспекторлар күзенә эләгә.

«Сәүдә объекты хезмәткәрләренә этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне җитештерүнең һәм әйләнешенең хокукый нигезләре һәм Россия Федерациясендә алкоголь продукциясен куллануны чикләү турында аңлатыла», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт  бүлеге башлыгы Миләүшә Михеева. Тикшерүләрдән  соң белгечләр эшләрне инстанцияләр буенча тапшыра. Ә алга таба, хокук бозуларның нинди маддәгә эләгүенә карап, шәхси эшмәкәргә 10 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф яный.

Кайбер сәүдә нокталары хуҗалары җәзаны түләгәннән соң алкоголь сатуны дәвам итә, әмма инде законны бозмыйлар. Дәүләт алкоинспециясе хезмәткәрләре даими рәвештә кибетләргә һәм җәмәгать туклануы йортларына профилактик визитлар ясый. Быел инде 27 рейд узган, 216 кисәтү игълан ителгән һәм 488 литр алкоголь  алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса