Яңа челтәрләрнең озынлыгы 730 м
Әлмәт шәһәренең Петр Хузангай урамындагы ДСК микрорайонында 21 яктырткыч куйдылар. Яңа челтәрләрнең гомуми озынлыгы 730 метр тәшкил итә. Эшләр урамнарны яктырту челтәрләрен төзү проекты буенча башкарылган, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.
«Светсервис» инициативасы белән янәшәдәге тыкрыкка тагын алты лампа урнаштырганнар. Эшләр район башлыгы Тимур Нагуманов ярдәме белән башкарылды, моңа 598 мең сум юнәлтелде.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте