Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яшәүче тыл хезмәтчәне Вера Павловна Подолян үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилярны Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова котлады.

Әлмәт муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова юбилярны район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән  котлады. Вера Павловна Подолян 1929 елның 27 августында Костромада туа һәм 13 яшендә ятим кала. 14 яшеннән хәрби комиссариатта һәм яшелчә саклагычта эшли башлый. Ветеринария курсларыннан соң Жданово авылында зоотехник ярдәмчесе була, аннары Молдавиядә шикәр заводында эшли һәм Грозныйда НПЗ төзелешендә катнаша. 1953 елда Әлмәткә килә. Аның тормышы-ныклык һәм хезмәт сөючәнлек үрнәге. 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса