Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «АгроНТРИ-2024» конкурсында җиңүчеләр белән очрашты

Чарада Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут булды.

23 августта Казанда «Агробиотехнопарк»ны  ачу һәм «АгроНТРИ-2024» бөтенроссия конкурсының төбәк этабында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Чарада Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут булды.

Конкурста авыл мәктәпләре укучылары авыл хуҗалыгын үстерүгә һәм төбәкләрдә тормышны яхшыртуга юнәлдерелгән агротехнологияләр өлкәсендәге проектларны тәкъдим иттеләр. «Агророверлар» номинациясендә Әлмәт районы  Габдрахман урта гомуми белем бирү мәктәбеннән Хафизова Карина һәм Нәбиуллин Тимур җиңделәр.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса