Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан республикасы Рәисе исеменнән тантаналы кабул итүдә Әлмәт районын Кәримовлар гаиләсе тәкъдим итте

Кабул итү инде унберенче мәртәбә уздырыла һәм бу вакыт эчендә анда Татарстанның 500дән артык күркәм гаиләсе катнашты.

27 августта, республика көне алдыннан, Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н.Миңнеханов һәм аның тормыш иптщше исеменнән Татарстан Республикасы алдында аерым казанышлары булган гаиләләрне хөрмәтләүгә багышланган ел саен үткәрелә торган тантаналы кабул итү мәҗлесе узды. Әлеге чарада Әлмәт районыннан Җәмил Фәрит улы һәм Фәния Фәһим кызы Кәримовлар гаиләсе катнашты. Зур һәм тату гаиләдә балаларны тәрбияләү өчен барлык шартлар да бар. Алар әти-әниләреннән үрнәк алалар: өлкәннәрне хөрмәт итәргә, якыннарны яратырга, бер-берсе турында кайгыртырга өйрәнәләр. Өлкәннәр кечеләре өчен җавап бирә.

Кәримовлар гаиләсе нәкъ менә шундый гаилә булып тора. Әниләре Фәния Фәһим кызы хезмәт юлын Кичүчат фельдшер-акушерлык пунктында мөдир булып башлап җибәрә, аннары балалар бакчасында эәли, бүгенге көндә дә шунда хезмәт куя. Балаларга мәхәббәт белән карый. Ул бик актив, аралашучан, дисциплиналы, эш сөючән, таләпчән, акыллы, зирәк ана. Өлкәннәргә һәм җитәкчелеккә карата  ихтирамлы. Гаилә башлыгы Җәмил Фәрит улы бораулаучы ярдәмчесе булып эшли, «ТАГРАС – Ремсервис»ҖЧҖнең алдынгы хезмәткәре. Гаиләдә үзара ихтирам, ышанычлы аралашу  хөкем сөрә. Гаиләнең барлык әгъзалары бер-берсе турында кайгырталар, бер-берсенә ярдәм итәләр. Гаиләдә хезмәт сөючәнлек, өлкәннәрнең хезмәтенә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләнә.

 Олы улларыы Айзат «юллар төзү» белгечлеге буенча Әлмәт политехник техникумын тәмамлаган, бүгенге көндә  бораулаучы ярдәмчесе булып эшли. Коллективта лаеклы хөрмәткә ия. Кызлары Алия Казан финанс институтын икътисадчы белгечлеге буенча тәмамлаган, кияүдә, бүгенге көндә 3 яшькә кадәр бала карау буенча ялда. «Гран-при» ның 1 этабының мактау грамотасы белән бүләкләнгән, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсында «Иң яхшы бухгалтер-икътисадчы» номинациясендә катнаша. Уллары Айнур Әлмәт политехник техникумын тәмамлаган, шул ук техникумда производствода белем бирү мастеры булып эшли, бер үк вакытта читтән торып КДТУ-КАИның 3 курсында укый. «Сәнәгать механикасы» компетенциясе буенча «Яшь һөнәрләр»  төбәк чемпионатында катнашучы, «Сәнәгать механикасы һәм монтаж» 2021 - 2022 еллар чемпионаты циклы Татарстан Республикасының «Яшь һөнәрләр»  төбәк чемпионаты җиңүчесе дипломы белән бүләкләнде; 2023 елда Татарстан Республикасы «Профессионал» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы эксперты сертификаты белән бүләкләнә. Уллары Данияр Мәмәт мәктәбенең 5 сыйныф укучысы.Уллары Динар Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбендә 3 нче сыйныфта укый. Кызыксынучанлыгы һәм дисциплиналылыгы белән аерылып тора. Мәктәп тормышында актив катнаша.  Фәния Фәһим кызы балаларының сәламәтлеген, белемен, физик, рухи һәм әхлакый үсешен тиешле дәрәҗәдә кайгырта, аларның шәхесен тулысынча һәм гармонияле үстерә, гаилә институтын ныгытуда үрнәк күрсәтә. Чара кысаларында Фәния Фәһим кызы «Ана даны-Материнская слава» медале белән бүләкләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса