Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Зенитчы кыз Фатыйма

Вакыт узып, кешелек тарихында иң авыр һәм канкойгыч сугыш еллары ерагая барса да, фашизмны тар-мар иткән, киләчәк буыннар өчен ил тынычлыгын саклап кала алган ветераннарыбызның батырлыгы мәңге истә калыр.

Бүген, Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан, сугыш кырларында көрәшкән, тылда хезмәт куйган өлкән буын кешеләрен искә алабыз һәм аларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.

Сугышта ир-егетләр белән беррәттән хатын-кызлар да батырларча көрәшкән. Күбесе шәфкать туташы буларак хезмәт иткән. Ә менә Әлмәт җирлегенең данлыклы шәхесе - сугыш ветераны Фатыйма Яхъя кызы Яхина зенитчы булган. Ул тумышы белән Мөслим районы Метрәй авылыннан. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, авыл Мәдәният йорты мөдире булып эшкә урнаша. Соңыннан аны авыл Советы секретаре итеп билгелиләр. Шул ук вакытта аның гаилә әгъзаларының барысы да фронтка алына. 1942 елның декабрендә кыз яшь сугышчылар курсын уза. 1943 елда үз теләге белән фронтка китә. Фатыйма Яхина 10 нчы һавага каршы оборона буенча бригадада ПУАЗО-З наводчигы була. Украинаны, Белоруссияне азат итүдә катнаша. 1944 елда «Багратион» операциясендә катнашкан өчен Фатыйма Яхинага Советлар Союзы маршалы К. Рокоссовский рәхмәт белдерә. Җиңүне батыр йөрәкле кыз Польшада, Варшава янында, 20 км ераклыктагы Висла елгасы кырында каршы ала. 1945 елның августында демобилизацияләнеп, сентябрьдә туган ягына кайта. Сугыштан соң 1945 елдан алып 1963 елга кадәр Мөслим партия райкомында эшли.

1946 елда кияүгә чыга. 1963 елда гаиләсе белән Әлмәткә күчеп киләләр. Фатыйма Яхъя кызы шәһәр партия комитетында эшли. 1966 елда «Строймеханизация» трестына кадрлар буенча белгеч булып күчә. 1979 елда Фатыйма ханым лаеклы ялга чыга. Шул ук елны Әлмәт шәһәр ветераннар советы сафларына алына. 30 елдан артык ветераннар оешмасында актив эш алып бара ул. Фатыйма Яхина - районның мактаулы ветераны.

Фатыйма Яхъя кызы ачык һәм аралашучан шәхес. 2010 елда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 65 еллыгы елында, ул «Россия патриоты» истәлекле медале белән бүләкләнде. Шул ук елны «Ел хатын-кызы. У войны не женское лицо» республика бәйгесендә җиңү яулады.

Актив эшләре өчен совет сугыш ветераннары комитеты (СКВВ) батыр йөрәкле ханымны СКВВның 25 еллыгы һәм Җиңүнең 40 еллыгы, Җиңүнең 60 еллыгы билгеләре һәм Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Ул шулай ук сугыш ветераннары республика комитетының, шәһәр хакимиятенең һәм шәһәр ветераннар советының күпсанлы Мактау грамоталары иясе дә.

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм башка медальләр белән бүләкләнгән.

Резеда Исмәгыйлева

#МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә

Бөек Ватан сугышы геройлары тарихы белән теләгән һәркем уртаклаша ала. Флешмобта катнашу өчен бары тик үз гаиләгез турында сөйләргә һәм  #МойГеройМояСемья #МинемГеройМинемГаилә  хэштекларын куярга кирәк, фото куярга онытмагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса