Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстанда Гаилә елына багышланган туры эфирлар сериясен вице-премьер Ләйлә Фазлыева ача

Татарстанда Гаилә елына багышланган туры эфирлар сериясе башлана.

Халыкның сорауларына  Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева җавап бирәчәк. Чара 7 феральдә уза. Бу хакта республиканың Төбәк белән идарә итү үзәге хәбәр итә.

Туры эфир катнашучылары  ярдәм чаралары, федераль һәм республика программалары, шулай ук Гаилә елына багышланган чаралар турында күбрәк мәгълүмат алачак.

Трансляция 12.00 сәгатьтә «ВКонтакте» социаль челтәрендә Татарстанның Төбәк белән идарә итү үзәге рәсми берләшмәсендә башлана.

Хакимият органы вәкилләре белән мондый тематик туры эфирлар һәр атнада узачак.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 22 ноябрендә Президент Владимир Путин Россиядә 2024 елның Гаилә елы булачагы турында указны имзалады. Документта билгеләп үтелгәнчә, карар гаиләләрне яклау һәм традицион кыйммәтләрне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен популярлаштыру максатыннан кабул ителгән. Чаралар планын Хөкүмәт 9 гыйнварда раслады.

Чара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса