Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ветеранны Яңа ел белән котладылар

Район башлыгы Тимур Нагуманов «Яңа ел белән, ветеран!» бөтенроссия акциясенә кушылды.

6 декабрьдә Николай Афанасьевич Федотов үзенең 99 еллыгын билгеләп үтте.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Афанасьевичны якынлашып килүче Яңа ел белән котларга килде.

Район башлыгы Тимур Нагуманов Николай Афанасьевичка хөрмәт һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм нык сәламәтлек теләде.

Николай Афанасьевич гомере буе намуслы һәм профессиональ хезмәт куйган. Башта миномет ротасында, анда ике кулына да җитди яра ала. Аннары ике сугыш елында мина кырларын миналардан арындыру белән шөгыльләнә. Соңрак ул бораулау остасы була. Ике ел Һиндстанда эшли, җирле буровикларны совет җиһазларын көйләүгә өйрәтә. 54 елын бораулау комплексында эшләүгә багышлый. Беркайчан да бирешми һәм эштән дә курыкмый.

Николай Афанасьевич Федотов I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Германияне Җиңгән өчен» медале һәм юбилей бүләкләре белән бүләкләнә.

Хәзерге вакытта Николай Афанасьевичның  5 баласы, 9 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар.

Әлмәт районында " Яңа ел белән, ветеран!" акциясендә «Бердәм Россия» партиясеннән ун депутат катнашачак, алар Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлап,  Яңа ел бүләкләре тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса