Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ул экипажны саклап калды

Якташыбыз - танк операторы-наводчигы Иван Киряков (позывное Мажор) Батырлык ордены белән бүләкләнде .


Күптән түгел Мажорның Времевка юнәлешендә дошман көчләрен юк итеп, чын батырлык күрсәткәне билгеле булды.
Времевка тактик юнәле-шендә дошман һөҗүмен кире кагу вакытында Мажор иң беренчеләрдән булып танкларга куркыныч булган юнәлешләрнең берсендә билгеләнгән ут рубежын ала. Шуннан соң ук җирлеккә разведка ясый.
Бу юнәлештә дошман сан ягыннан өстен була: тере көч буенча өч, бронетехникада ике тапкырга артыграк. Бу вакытта Украина кораллы көчләре (ВСУ) Азов диңгезе ярларына һөҗүм итү өчен безнең оборона чикләрен бозарга тырыша.

Россия экипажы, үзе-нең хәрби машинасын мас-кировкалап, ВСУ броне-техникасының якынлашуын көтә. Дошманны контрольдә тоткан танк полкының пилотсыз очу аппаратлары операторлары дошманның җиде берәмлек техникадан торган колоннасын табалар. Аларга кадәр 12 километр тирәсе ара була. Мажор дошманның төп көчләренең якынлашуын көтеп, аны турыдан-туры һөҗүм белән бәреп төшерә.

«Көтү минутлары озак. Мажор Т-80 БВМ танк кораллану комплексының хәрби эшкә әзерлеген кабат-кабат тикшерә. Пилотсыз аппаратларның операторлары югары командование аша дошман колоннасының безнең чикләргә якынлашуы турында хәбәр итә, анда полкның танк подразделениеләре дошманга ныклы «киртә куйган», - дип сөйли Иван Киряков хезмәт иткән танк полкы командиры. 

Мажор барлык кыр юллары һәм урман полосалары ачык күренеп торган биеклектә урнашкан була. Шул вакыт Мажорның өстеннән генә дошманның чит ил җитештергән «крыло» пилотсыз очкычы үтә. Ул тиз арада танк экипажы тарафыннан ачыклана.

Иван командирга танкның ут рубежындагы позициясе ачыкланганлыгын хәбәр итә. Шул вакытта танк командиры ут позициясен үзгәртергә, яңа утка тоту секторларын билгеләргә һәм дошманның төп көчләренең якынлашуын көтәргә карар кыла. 20 минутлап көткәннән соң разведка дошманның безнең танк подразделениеләренең ут чикләрен һәм позицияләрен ачыклавы турында мәгъ-лүмат бирә. ВСУның Көн-батыш җитештергән бронетехника колоннасы төп һөҗүм юнәлешен үзгәртә башлый, маршрутыннан тизрәк китәргә тырыша, дип сөйли полк командиры.

\Безнең операторлар танкларга дошманның хәрәкәт юнәлешен үзгәртә башлавын хәбәр итәләр. Батальон командиры танк бронетөркемнәренә дошман колоннасына башка юнәлештә качарга мөм-кинлек бирмәс өчен ут ачарга дигән хәрби бурыч куя. 

Мажор, электрон картаны кулланып, колоннаның ераклыгын, урынын билгели һәм ут ача. Дошман, аңлап алып, ашыгып китә  башлый.

Иван командалыгындагы танкистлар дошманнарны тар-мар итүгә керешәләр. Өч танк бер үк вакытта ябык ут позицияләреннән ут ача. 

«Җиде тапкыр атудан соң дошманның пилотсыз аппараты кумулятив гранатаны Мажорның хәрби машинасына ташлый. Экипаж нәрсә булганын аңламый тора. Танк командиры Иванга люк капкачын ачарга һәм хәлне бәяләргә куша. Иван люкны ача башлагач, икенче һөҗүм була һәм экипаж аларның хәрби машинасы өстендә дошманның кумулятив гранаталар ыргытучы пилотсыз очкычы эленеп торуын аңлый», - дип сөйли полк командиры.

Безнең сугышчылар дошман ташлаган ике кумулятив гранатаны юк итәләр. Танк командиры экипажга чигенергә һәм кирәк булганда хәрби машинаның тормышы өчен көрәшергә боера.

Дошманның дүртенче гранатасы танкка төшеп командир җитди яралана, аның сул кулы өзелә.
Мажор танк экипажына янган машинадан чыгарга ярдәм итә, шулай ук беренче ярдәм күрсәтә. Танк командирын якындагы медицина пунктына алып киләләр.

Рәфкать Шаһиев әзерләде
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса