Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Танкистларга «УАЗ» алып килделәр

Бу юлы гуманитар ярдәм Түбән Мактамадан китте.

Махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклаучы якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүгә Әлмәтнең иҗтимагый оешмаларының да бердәм булып кушылуы үзенә күрә аерым бер игътибарга лаек. Россия танкистлары берлегенең Әлмәт җирлегендәге оешмасы вәкилләре бу уңайдан аеруча зур активлык күрсәтәләр. Күптән түгел алар кабат СВО зонасында булып кайттылар. 

Әлмәтлеләр солдатларга «УАЗ» машинасы, мичләр, газ баллоннары, кышкы 
аяк киемнәре һәм башка кирәк-яраклар,  Түбән Мактама халкы хәстәрләп җибәргән азык-төлек, тәм-томнар алып килделәр. 

Танкистлар берлеге рә-исе, Түбән Мактама бистә җирлеге башлыгы Рамил Бәдретдинов хәрбиләргә туган-тумачаларыннан кайнар сәламнәр дә тапшырды.

- Гуманитар конвой белән дүртенче тапкыр килүебез. Монысында танкистлар УАЗ машинасы булмасмы дип сораганнар иде. Үзегез беләсез, бу техника теләсә кайсы җирдән бик җиңел үтә ала. Алдык та килдек менә. Түбән Мактама халкы, оешма вәкилләре һәрдаим ярдәм кулы сузарга әзер торалар. Әле мәчеткә алып килгән хәерләрен дә егетләребезгә ярдәм булсын дип безнең аркылы юлладылар. Күп әйбер китердек инде - бинокльләр, тепловизорлар, квадрокоптерлар да алып килдек. Әле соңгы килүебез булмас. Бер «гуманитарка»ны китердек, икенчесен инде әзерли торабыз. Егетләребез исән-сау гына була күрсеннәр дә, туган якларына җиңү белән кайтсыннар, - диде Рамил Әкрам улы.
 


Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса