Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тавыш яратучы әлмәтле елына икенче тапкыр судка чакырыла

Ир-ат төнлә күршеләренең тынычлыгын боза.

Әлмәттә яшәүчегә ел дәвамында икенче тапкыр протокол төзелә. Сәбәбе-төнге тынлыкны бозу.

Эш материаллары буенча, әлмәтле үз фатирында кычкырып сөйләшә, сүгенә, кычкыра, предметларны идәнгә ыргыта, күршеләренә комачаулый.

Фигурант судка килми. Аңа дәүләт кеременә 1500 сум штраф билгеләнгән, дип хәбәр итә шәһәр судының матбугат хезмәте.

Әлмәтлеләргә искә төшерәләр, Татарстан законы нигезендә, төнге вакыт дип эш көннәрендә 22:00-6:00 сәгатьләрдә, ә ял көннәрендә һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә - 22:00 -  9:00 сәгатьләрне күздә тоталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса